Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында техникаларны кышкы саклауга куюны тикшерделәр

Мөмкин булган 70 баллдан 65 не җыеп «Кама беконы» ҖЧҖ беренче урынны алды. Аннан бер баллга гына калышып «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексы икенче урынга лаек булды һәм 63 балл җыеп «Калморза» һәм «Заиковский» хуҗалыкларна өченче урын бирелде.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»
Районыбыз хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларының техникаларны ремонтлауга әзерлеген Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Гелюс Баязитов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре: Равил Сәйфиев, Илгиз Фәйрушин, Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтү бүлегенең өлкән инспекторы Ринат Гыйльмановтан торган комиссия тикшерде. Алар ашлык, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышын бәяләде. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча бәя бирделәр. Комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә йөреп чыкты, машина трактор паркларындагы эш белән танышты һәм техниканы кышкы саклауга куюның торышына да бәя бирде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев