Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районының инициатив группасы активистлары мобилизацияләнүче ир-егетләргә кирәк-яраклар салынган пакетлар тапшырды

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, мобилизацияләнүче егетләргә матди яктан ярдәм итү йөзеннән төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Минзәләдә дә инициатив группалар оешты.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әйе, мобилизацияләнүче ир-егетләрне Россия хәрби көчләре кием һәм башка мөһим кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Ләкин яныңда беренчел кирәк булган медикаментрлар, алмаш кием-салым, гигиена кирәк яраклары, сухой паек тоту артык түгел. Халыктан тамчылап җыелган акчаларга иң беренче чиратта шушы әйберләр алына да инде. Бүген Казандагы җыелу пунктына мобилизацияләнгән ир-егетләргә дә матди ярдәм пакетлары тапшырылды.

 Матди ярдәм җыю бүгенге көндә дә дәвам итә. Үзеннән аз булса да акчалата өлеш кертергә теләгән һәркем “Купец” сәүдә үзәгендәге тартмага сала яки элеккеге “Лерали” кибетенә алып барып тапшыра ала, шулай ук банк карточкасына күчерү мөмкинлеге дә бар. Әйберләтә бирергә теләгәннәр үз әйберләрен Никольский кафедраль соборга илтеп тапшыра ала.

Әлеге инициатив группаның Телеграмда үз группасы бар. Анда җыелган сумманың күләме күрсәтелеп бара, алынган әйберләргә чеклар нигезендә отчет бирелә.

Русалина Кузьмина, волонтер-инициатор:

–Акчалата һәм әйберләтә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Беренче чиратта Роман атакайга бик зур рәхмәт, ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды, җыелган әйберләрне туплау һәм пакетларга бүлеп салу өчен бүлмә  бирде. Шулай ук зур суммаларны күчергән һәм безгә ышанып тапшырган эшкуарларга да рәхмәт әйтәсем килә. Администрация вәкилләре дә ярдәм кулы сузды, җылы носкилар бирде ир-егетләребез өчен. Бәлки, безнең ярдәм аларга кирәк тә булмас, бу вакытта алар күршесе яки танышына бирә ала аны. Ходай Тәгалә киткән кешегә дә, аларны көтүчеләргә дә сабырлык бирсен. Дөньяларга тынычлык урнашып, ир-егетләребез тиз арада исән-сау кайтып җитсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев