Редакциягә Минзәлә халкынан хат килде.
Анда алар «сорау буенча» тукталыш урынын юлның ике ягыннан да стоматология бүлеге янында урнаштыруны сорыйлар. Моны алар тукталышның стоматологиягә баручылар өчен дә, балалар сәнгать мәктәбендә укучылар да кирәк булуы, ә иң якын тукталышларның да ерак урнашуы белән аңлаталар.
Бу сорау белән без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваровка мөрәҗәгать иттек:
— Бу мәсьәлә район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә каралды. Минзәлә халкы гозере буенча быел сәнгать мәктәбе янында тукталыш барлыкка киләчәк.
Нет комментариев