Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә йөзү буенча республика ярышы ачылышында спортчы гаиләләрне хөрмәтләделәр

Ярышларда катнашучы иң яшь малай һәм кызга ТР Дәүләт Советы депутаты исеменнән премия тапшырылачак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«Юбилейный» спорт мәктәбендә Минзәлә районы башлыгы призларына республикакүләм ярышларның тантаналы ачышы булды. Ярышлар 14 марттан алып 16 мартка кадәр үтә. Биредә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Кукмара, Баулы, Лениногорск, Тукай районы, Мамадыш, Кама Аланыннан 500 дән артык яшь спортчы катнаша.

Ярышны ачканда, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:
— Спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвешенең нигезе булып тора. Кайсы гына спорт юнәлешен алма, районыбызда алар белән шөгыльләнер өчен бар шартлар да тудырылган. Әлеге ярышларга йөзүчеләр республиканың төрле почмакларыннан җыелды. Әлбәттә, җиңүгә иң көчлеләр лаек булачак, шулай да, һәркайсыгызга да матур ярышлар, уңышлы чыгыш ясавыгызны теләп калам, — диде.

Йөзүчеләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та сәламләде, ярышларга нәтиҗә ясалганда үз исеменнән иң яшь малай һәм кыз катнашучыга акчалата бүләкләр тапшырылачагын да әйтте.

Илебездә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы кысаларында балалары йөзү белән шөгыльләнә торган һәм 1 разряд нормативын үтәгән гаиләләрне тәбрикләү булды. Район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хатына Соколовскийлар, Нәбиевлар, Вилдановлар лаек булдылар.

Шулай ук ярышларны ачканда Айдар Салахов һәм Азат Хамаев 13 март көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән легендар Минзәлә тренеры Владиленин Мильчаковка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырдылар. «Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тренеры Наил Каюмов ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы, ә «Юбилейный» спорт мәктәбенең директор урынбасары Елена Воронова «ТР физик тәрбия һәм спорт отличнигы» күкрәк знагы белән билгеләп үтелделәр.

Традиция буенча, ярышлар башланганда, «Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлегендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясадылар (тренерлары — Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев