Минзәләдә кар катламы 65 сантиметрга җитте
Узган ел азагында халык кар юк дип бик зарланды.
Ике ай эчендә бик күп кар яуды. Быелгы кыш үзенең мул карлары белән сөендерә. Минзәлә метереология станциясенең техник метереологы Светлана Рахманова сүзләренә караганда, аларның мәйданчыгында кар катламы 65 сантиметрга җиткән. Былтыргы белән чагыштырганда, кар катламы 9 сантиметрга күбрәк.
Ә станциянең контроль басуында кар катламы 49 сантиметр тәшкил иткән. Бу атна азагына тагы шактый кар явуы көтелә, шулай булгач, кар катламы берничә сантиметрга артачак әле. Биредә 31 гыйнварда басудан алынган уҗымның торышы контрольдә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев