Реклама
Көн темасы
Минзәләдә көзге муллык ярминкәсе гөрләде
Минзәлдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла башлады һәм көзге нигъмәтләр белән сату итү 1 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген октябрь мәйданында ярминкә үтте. Иртән -иртүк яңгыр сибәләп торса да, ярминкә башланыр алдыннан туктап, ямьле булып, бәйрәм кәефе өстәде. Көзге муллык ярминкәсе халык активлыгында үтте. Иртәнге сәгатьләрдә мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп торды.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Халыкка КФХлар, эшкуарлар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы һәм башка товарлар тәкъдим итте. Халык экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит, сөт продукцияләре сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның бәясе дә чагыштырмача арзан иде.
Сәүдә рәтләре белән танышып чыккан район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендәге махсус комиссия товар төрлелеге, бәяләр белән кызыксынды. Тулбайдан «Загиев» КФХсы, Урыстан Фазыл Маулин алып килгән итләргә хуҗалар тиз табылды. Килосы 450сумнан башлап 600 сумга чаклы итләрне халык яратып, үзенә охшаганын сатып алды. Авыл җирлекләре, мәктәпләр алып чыккан яшелчә-сөт, сыр, каймак-эремчекнең дә үз сатып алучылары табылды.
Гомумән шәхси хуҗалыклар, КФХлар сыер, сарык, күркә, үрдәк, тавык итләре, балык, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган белән халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертте. Ярминкәдә «Ягодар» КФХсы җиләк үсентеләре һәм яңа җыйган җиләк тәкъдим итте.
Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели, шуны алырга мөмкин иде, ярминкәгә килгән халык "Дәүләтов«КФХсының бәрәңге, чөгендер, суганны бик теләп, хәтта суган —бәрәңгене дүрт-биш капчыклап алучылар да булды. Бәрәңгенең килосын «Дәүләтов» КФХсы 20 сумга сатса, кайсыбер авыл җирлеге кешеләре 25 сум сорады.
Кайбер авыл җирлекләре мәтрүшкә, юкә чәчәге, мең яфрак, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре дә саттылар. Минзәлә интернат мәктәбе кулдан эшләнгән сабын, хуҗалыкка кирәк булган төрле кораллар да эшләп алып чыккан. Минзәлә татар гимназиясе кызлары милли киемнәрдән төрле пироглар белән сәүдә иттеләр. Иркәнәш авыл җирлегеннән килгән Вәсилә Мөҗипова язын республика хөкүмәте биргән орлыклардан кишер, чөгендер, суган алып килгән. Минзәлә урман хуҗалыгы төрле сувенирлар белән сәүдә итте, алар 4 куб метрлы каен утынын 8 мең сумга саттылар.
Район башлыгы Айдар Салахов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, ярминкәгә килүчеләрне тәбрикләде. Айдар Салахов ярминкәләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелүен, урып-җыю тәмамланды, силос салу бара, тиздән шикәр чөгендерен казып ала башлыйбыз, районда терлекчелек акрынлап булса да торгызыла башлады, авылларда җитештерү булса киләчәккә өмет булачак, дип ассызыклады. Район башлыгы Николаевка(Геннадий Кишев) һәм Иске Матвеевка(Марат Галимҗанов) авыл җирлекләре башлыкларына «Нива» автомобиле ачкычын тапшырды. Ул шулай Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина белән Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова МТЗ 82, тракторы ачкычы тапшырды. Айдар Фаслахович машина һәм трактор ачкычын тапшырганда бу техникалар авыл җирлекләренә бик зур ярдәм һәм аларның куанычын күрергә язсын дип билгеләп үтте. Бәйрәм ярминкәсе күңелле җыр-моң тәэсирендә барды.
Район хезмәтчәннәре бик матур ярминкә оештырганнар, рәхмәт, - дигән фикерләрне дә ишеттем мин.
Әмма ризык мулдан. Яхшы уңышка ирешү-тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әнә ярминкәгә килүче берничә хатын-кыз сөенә-сөенә авыл сөте ала. Кемдер май, каймак сайлый, кемдер кишер, бәрәңге, чөгендер ала. Тик менә бу ярминкәдә бөртекле ашлык кына сатылмады, ә шәһәребезнең терлек тотучыларына ашлык бик кирәк иде.
Район мәдәният сарае артистлары да читтә калмады, ярминкәгә ямь өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларга күмде. Гомумән ярминкә бай да, күңелле дә булды. Кышка запас туплап куяр өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев