Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Ураза гаете үткәрелде

Имам-мөхтәсиб хөтбәдә мәхәллә тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләргә кагылды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае да тәмамланды. Шул уңайдан билгеләп үтелүче Ураза гаетенә дип күп санлы шәһәрдәшләр Минзәлә мәчетенә намазга җыелдылар.

Әлеге изге бәйрәм белән мөселманнарга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев мөрәҗәгать итте:

— Барлык райондашларга имин, мул томыш, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, — диде ул.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хөтбәсендә иман байлыгы, Ураза аеның фазыйләтләре турында әйтеп узып, мәхәллә тормышы белән бәйле берничә мәсьәләгә дә тукталып узды. Аларның иң мөһиме — Минзәлә мөселман зираты торышына кагылышлы иде. Ягъни киләчәктә мөселман зиратының яңа өлешендә каберләргә чардуганнар, фотосурәтле ташлар куйдыртмаска, агачлар-куаклар утыртмаска, дигән тәкъдим белән чыкты хәзрәт. 

Шулай ук Рәмзил хәзрәт Рамазан аенда башкарылган изге гамәлләр белән дә таныштырды. Әйтик, изге ай дәвамында мәчеттә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныфлардагы балалар өчен кызыклы мастер-класслар, белем бирү оештырылды. Гаилә елы уңаеннан мәчет янында рус һәм татар телләрендә тематик баннерлар урнаштырылды.

Район мөселманнары актив рәвештә ифтарлар үткәрделәр. Шулай ук март азагында янгыннан зыян күргән, Минзәләдә яшәүче гаиләгә мөселманнар тарафыннан да билгеле бер күләмдә хәйрия ярдәме җыелды, хәзрәт аларга быелгы фытыр сәдакасыннан да өлеш чыгарылачагын әйтте.

Бәйрәм хөрмәтенә дип район мөслимәләре мәчет ишегалдында кайнар чәй, яңа пешкән коймак һ.б. тәм-томнар белән мул өстәл дә әзерләделәр.

 

Ураза гаете Минзәлә районы авылларындагы мәхәлләләрдә дә билгеләп үтелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев