Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз, Шакировлар гаиләсенең хәсрәтенә битараф калмыйча, тиз арада ярдәм итү зарури

Өйдә булган бөтен әйбер, йорт җиһазлары янып бетте

Хөрмәтле минзәләлеләр

Карактан кала, уттан-юк, диләр халык телендә. Чынлап та, ут-күздән Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны сакласын дип телибез. Тырышлык, көч белән җыйган мал-мөлкәтнең берничә мизгелдә юкка чыгуны берәүгә дә язмасын.

 

Бүген төнлә Минзәлә шәһәренең Чаллы тракты урамында яшәүче Шакировлар гаиләсенең йортлары янды. Аларның балалары Адель Фатхуллин (8 сыйныф), Айназ Шакиров (2б сыйныф), Азалия Шакирова (1 сыйныф) Минзәлә татар гимназиясендә белем алалар. Ярый әле үзләре тәрәзәдән үрмәләп чыгып исән калган. Өйдә булган бөтен әйбер, йорт җиһазлары янып бетте. Өй янып бетте. Әлеге гаиләгә кем ничек булдыра ала, акчалата, кием-салым белән. 7-8 яшьлек балаларга 34-36 размердагы кызлар һәм малайлар киемнәре һәм 15 яшьлек яшүсмергә дә өсләренә кияргә киемнәр кирәк.

Акчаларны һәм киемнәрне Минзәлә татар гимназиясенә алып килергә кирәк. 

Район халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз, Шакировлар гаиләсенең хәсрәтенә битараф калмыйча, тиз арада ярдәм итү зарури.

Хөрмәтле райондашлар! Бергәләп Шакировлар гаиләсенә ярдәм итик! 

Изге эш беркайчан да эзсез калмый! Кем күпме булдыра ала. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев