Бердәм булганда гына без көчле
Рәт-рәт булып тезелеп киткән сату нокталарында ниләр генә юк: уңган тырыш райондашларыбызның җәе хезмәт белән үткәнлеге күренеп тора. Бәйрәм ярминкәменә сатарга килгән авыл хезмәтчәннәре ел коры килүенә карамастан быелгы уңыштан канәгать, кайсысы белән аралашсаң да «Аллага шөкер» дип җавап бирә. Авыл халкы иртәнге сәгать 7 дә үк сатып алучыларны кабул итә башлады. Иң беренче шәһәрдәшләр ашлык, бәрәңге янына җыелдылар. Ит сатучылар янында да чиратлар хасил булды. Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына чираттагы ярминкәгә килүчеләр базар бәяләреннән чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы продукция алып кайтып киттеләр.
«Клещевников» КФХсы йөк машинасында алып килгән бодай, арпа, борчак, солыны халык бик теләп, икешәр-өчәр центнер алды. Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели, шуны алырга мөмкин иде, ярминкәгә килгән халык "Дәүләтов«КФХсының бәрәңге, суган һәм кәбестәсен бик теләп, хәтта ике-өч капчыклап алучылар да булды. Кәбестә-15, бәрәңге-20 суганның килосын 20 сумга саттылар.
Кадрәк авыл җирлегеннән генә 4 кеше үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән сату иттеләр. Моңа кадәр тавык, үрдәк итләре алып килделәр, әлегесендә уңганнар каз итләре дә чыгарды. Балны да төрлесеннән саттылар, бал сатып алучыларның да күңелләре шат.
Аю авыл җирлегеннән Валерий Петров чикләвекле бал һәм крем балга чаклы җитештереп алып чыккан. Бал дигәннән Җәмәк авылыннан Ринас Вәлиев төрле бал белән сәүдә итте, ул кәҗә сөтенә чаклы алып килгән. Иске Иркәнәш җирлегеннән Илдус Хамматов- сарык ите, Юртаудан Ирек Хамматов- сыер ите, Иске Матвеевкадан Марат Галимҗанов, «Зиннуров» КФХсы сыер ите саттылар. Ике бертухан Хамматовлар шәһәребездә үткән бер ярминкәне дә калдырмыйлар. Сыер итенең килосы 480 сумнан башлап, 700 сумга кадәр алырга мөмкин булса, сарыкныкы 500 сум иде. Югары Тәкермән җирлегенең палаткасы әллә каян үзенә чакырып тора, кызлар милли киемнәр киеп сәүдә иттеләр, ярминкәдән калган продукцияне хәрби хәрәкәттә катнашучыларга җибәрәчәкләр. Районыбызның авыл җирлекләре сөт һәм сөт продукцияләре, бал, салат, йомырка, тозланган кыяр, миннек, дару үләннәре, компот, кабак һәм башка бик күп төрле продукция, товарлар белән сәүдә иттеләр. Әнә Чаллы шәһәреннән килгән Радик Хасанов төрле фасондагы киез итекләрне үзе кулдан басып алып килгән. Менә шундый муллык чорына республикабыз, илебезнең халыклар дуслыгы, халыклар бердәмлеге алып килде.
Авыл кешесе умырып эшли белсә дә, сатуга маһирлыгы булмаска мөмкин. Ә ярминкәләр аларга менә дигән мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә Ринас Вәлиев, Рафак Габдрахманов җитештергән продукцияләрен сатып бетермичә кире кайтып китмиләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, ярминкәгә җыелган халыкны Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикләде. Ярминкәдә 650 килограмм балык, 1,5 тонна сыер ите, 6 түшкә сарык ите, бик күп кенә каз, үрдәк, тавык түшкәләре һәм аларның эч-башлары сатылды. Бәйрәм ярминкәсе күңелле җыр-моң тәэсирендә барды.
Видео Телеграмда t.me/smi_menzela һәм ВКда карагыз
Нет комментариев