Минзәләнең яшь белгечләре — җиңүчеләр
Көн темасы

Минзәләнең яшь белгечләре — җиңүчеләр

Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларның 7 нче республика конкурсы узды.

Әлеге конкурста район күләмендә җиңүчеләр дип танылган иң яхшы белгечләр бардылар. Төрле районнардан 44 кеше катнашты. Ул берничә этапта узды. Комиссия конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, ясалма орлыкландыру һөнәренең теоритик базасын белүләрен дә тикшерделәр. 

Бу конкурста «Кама беконы» ҖЧҖнең Коноваловкадагы сөтчелек комплексы ясалма орлыкландыру технологы Рәсүл Акберов — «Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча яшь белгече» номинациясендә җиңүче булды, Диплом һәм 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. 

Ә студентлар арасында әлеге конкурста Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Зарина Тәхәвиева өченче урынны яулады,аңа да Диплом тапшырылды.


Нет комментариев