Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләнең муллык бәйрәме

Район үзәгендә Өлкәннәр декадасында инде күркәм традициягә әйләнгән зур ярминкә оештырылды.

 

Дилфас Галиев

 Чын мәгънәсендә муллык бәйрәме булды ул. КФХлар, эшкуарлар, шәхси хуҗалыклар, 19 авыл җирлеге үзләрендә җитештерелгән продукцияне төяп килгәннәр. Октябрь мәйданында тезелгән җиңел машиналарда ашлыгы да, сөте, балы, мае да бар иде.

Халыкның ярминкәгә сусаганы сизелеп тора. Иртүк сатып алучылар янына халык җыелды. Минзәләдән Илфа һәм Фоат Зиатдиновлар парлап чыкканнар.

— Бүген иртәк үк 15 кило сыер ите сатып алдык. Тавык итен Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллинадан алачакбыз, — диделәр Зиатдиновлар.

— Үз вакытында намус белән эшләп лаеклы ялга чыктык. Балалар үстердек, хәзер оныкларга сөенәбез. Пенсияне вакытында бирәләр. Сөенеп яшибез, иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын, — диделәр алар.

Воровский авыл җирлеге ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм өстәле артында кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар. «Заиковский» хуҗалыгы, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ бодай алып чыккан. Иске Маҗын авыл җирлеге бодай, арпа белән сәүдә итте. Минзәләдән тавыклар тотучы Фәвәсим Хәкимов 3 центнер бодай алды. Кошларга ел дәвамында ашлыкны ярминкәдән алабыз,- диде ул. Ашлыкны тиз арада сатып бетерделәр. Кайбер кешеләргә ашлык җитми дә калды.

Иске Маҗын авыл җирлегеннән Резеда Якупова 21 килолы күркә дә алып килгән. Балык участогы да 600 килограмм балыкны тиз арада сатып бетерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәүдә рәтләрендә сатыла торган продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ярминкәдә сату өчен шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде: бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, сыер, куян, сарык ите, ак май, ярма, бал, ашлык башка товарлар. Кадрәк авыл җирлеге төрлесеннән сөт, бал, кишер, чөгендер, төрле җиләк-җимеш агачлары, чәчәк үсентеләре һәм башкасын алып килгән. Алар ярминкәдән кергән акчага Минзәлә картлар һәм гарипләр йортына күчтәнәчләр алып барып өлкәннәрне сыйлаячаклар. Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллина авылыннан бер ярминкәне дә калдырмый, бу юлы ул бройлер, индоутка, мулардларны да тиз арада сатып бетерде. Иске Иркәнәш авылыннан килгән дә 5 түшкә сарык итен халык чират торып алып бетерде. Быел бал бик мулдан иде, төренә карап, ягъни 3 литрлы банкадагысы 1500-2000 сум тора иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ярминкәне карап чыкканнан соң бәйрәмгә килгән халыкны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләде:

— Быел без көз көне традицион рәвештә ярминкәгә старт бирәбез. Әлеге ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Ярминкәгә авыл җирлекләре КФХлар, шәхси эшмәкәрләр, умартачылар экологик яктан чиста үзебезнең җирлектә үстерелгән продукция алып чыктылар. Киләчәктә дә үзебезнең район халкын үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итеп, яхшы һәм мул тормышта яшәргә язсын.

Ярминкәдә бәяләр 10 процентка очсызрак иде. «Дәүләтов» КФХсы 8 тонна бәрәңге алып килгән. Бәрәңгене — 25 сумга сатты. Минзәләдән Дмитрий Шәйхетдинов өч центнер бәрәңгене машинасына төяп алып китте. Ярминкәдә суган — 35, кишер — 25, кәбестә — 20, алма — 60, сөтнең 1,5 литры — 100, сыер мае — 1000, тавык йомыркасы — 100 сумнан сатылды.

— Әлеге ярминкәдә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗы барлыгы күренеп торды. Ярминкәдә ни телисең, шул бар. Авыл халкына рәхмәт! —диде хезмәт ветераны Лилия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев