Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре 100 мең тонна чиген уздылар

Икмәк булса, җыр да булыр, ди халкыбыз. Киләсе уңышка кадәр, шөкер икмәкле дә, җырлы да булырга охшаганбыз.

Районыбызда 1 сентябрьгә 104528 тонна ашлык җыеп алынган да инде. Шул ук вакытта Минзәлә игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның барлык мәйданның 72 процентында сугарга өлгергән. Шулай итеп, Минзәлә игенчеләре  яңа уку елын 100 мең тоннадан артык ашлык суктырып каршы алдылар, ә инде 1 сентябрьгә район буенча уртача уңыш 30,1 центнер тәшкил итте. Районыбыз тулай ашлык җыемы буенча республикада җиденче урынны били. Бу уңышка ирешүдә “Мензелинские зори” агрофирмасы(җитәкчесе Фәрид Гирфанов), “Калморза”хуҗалыгы(инвесторы Алмаз Шәрипов), “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе(җитәкчесе Камил Шәймарданов) зур өлеш кертәләр.Ашлык җыеп алуда комбайнчыларыбыз: Иван Буреев, Миңнур Батыршин, Илгизәр Ярмиев(“Калморза” хуҗалыгы), Марсел Минемухаметов, Владислав Гарнышев,Александр Погорелов, Зөфәр Фаттахов, Владимир Стрекалов(“Мензелинские зори” агрофирмасы), Разил Губайдуллин, Илгиз Шияпов, Фирдавис Сафин(“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ), Айрат Мирзаянов, Ирек Фазлыев(“Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе) һәм башкаларның өлешләре зур.

 Иң яхшы нәтиҗәләр көзге бодай буенча-9197 гектар мәйдан суктырып алынган. Бу 27525 тонна дигән сүз. Көзге бодайның һәр гектары уртача 31,3 центнер уңыш биргән. Арпа культурасы да 14267 гектарда җыеп алынган һәм һәр гектар арпа уңышы уртача алганда 26,3 центнер тәшкил иткән. Борчак уңышы 935 гектарда җыеп алынган. Бу культураның уртача уңышы 20 центнердан артмый. Солы культурасы 421гектарда игелеп аннан 1947 тонна ашлык җыелган. Хәзер игенчеләребез сабан бодае суктыралар, әлегә 7454 гектарда сабан бодае суктырылган һәм бу культураның һәр гектары 37 центнер уңыш бирә. Сабан бодае “Мензелинские зори” агрофирмасында гектарыннан уртача-45, “Калморза” да-38,7, “Органик групп”ка караган хуҗалыкларда-25,2 центнер уңыш бирә.Районыбыз хуҗалыкларында рапсны теземнәргә сала башладылар, бу культураны шушы көннәрдә суктыра башлау зарури.  Кичә районыбыз кырларында 62 комбайн эшләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев