Район халкының торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү службаларына түләсе бурычлары 18 млн сумнан артып китә.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләү буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. Утырыш райондагы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү службалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте.
Минзәлә районы ТКХ өчен халыктан түләүләр җыю буенча 18 урында тора. Түләүләрне җыю дәрәҗәсе – 92,7 процент (ТР буенча ул 94,50%). Түләүләрне уртача еллык җыю дәрәҗәсе – 98,1 процент (ТР буенча-98,8%). Халыкның торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү службаларына бурычлары 18 млн сумнан артып китә, – диде утырышта Камил Нәҗмиев.
Утырышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шайсуваров “Ачык ТКХ” бердәм диспетчерлык службасы эше турында сөйләде. Әлеге служба узган елның декабрендә оешкан иде. 3 ай эчендә диспетчерлык службасына торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы 71 мөрәҗәгать кергән, шуларның 70е башкарылган.
.Районда 173 күпкатлы йорт бар. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең ТКХ өчен дебиторлык бурычлары агымдагы елның 1 февраленә 10,3 млн сум булса, бер ай эчендә ул 298 мең сумга арткан. Шул рәвешле гомуми бурыч 10 млн сумнан артып китә. “Гринта”, Коммуналь челтәрләр, ТКХ Фонды, Идарәче компания алдында бик күп бурычлар җыелган. Авыл җирлекләрендәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең дә бурычлары аз түгел: 1 мартка аларның бурычлары 2 млн сумнан артып китә.
–2020 елда бурычларны эзләп алу турындагы 24 суд приказы суд приставлары-башкаручылар хезмәтенә тапшырылды, – диде үзенең чыгышында мәсьәләнең җитдилеген аңлатып Идарәче компания директоры Роман Коротин.
“Гринта” подразделениесе җитәкчесе Элмир Зарипов, “Коммуналь челтәрләр”нең су һәм юынтык сулар хуҗалыгы начальнигы Рәшит Шайсуваров,”Татэнергосбыт” филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү Минзәлә офисы җитәкчесе Илгиз Шаймуратов шулай ук бурычлар турындагы мәсьәләне күтәрде.
–Шәһәр җитәкчелегенә дә, авыл җирлекләре башлыкларына да ТКХ өчен бурычлылар белән эшләүне көчәйтергә, һәр атнада шушы мәсьәлә буенча утырышлар үткәрергә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Безнең өстәмә
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү службалары алдында күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләрнең күпме бурычлары бар? Бурычларны бетерү буенча тиешле службалар тарафыннан нинди эш алып барыла? Болар хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин.

Нет комментариев