Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наталья Митюшкина: «Мин бер урында утырырга яратмыйм»

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яшиләр?

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы үткәрелә. Бу язмыш кушуы буенча сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗ булган кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен тагын бер мөмкинлек.

Наталья Митюшкина:

— Мин 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тугыз сыйныф укыдым. Аннары СПТУ-52гә аш-су остасы-кондитерга укырга кердем, бер курс укыдым. 1999 елның июнендә, миңа 16 яшь тулгач, бик нык авырып киттем. 

Өч көн район үзәк хастахнәсенең инфекция бүлегендә яттым, аннары мине самолет — «кукурузник» та санавиация белән Казан шәһәренең инфекция хастаханәсенә авыр хәлдә алып килделәр. Шуннан соң мине ДРКБның неврология бүлегенә күчерделәр, анда мин өч ай дәваландым. Бу вакытта әнием гел янымда булды. 

Бу авыр чорда минем өемә дусларым һәм сыйныфташларым килеп йөрде. Миңа яңадан утырырга, йөрергә, язарга һәм сөйләшергә, хәтта ашарга өйрәнергә туры килде. 

Ике ел дәвамында «Умырзая» реабилитация үзәгендә реабилитация уздым. Гадәти тормышта миңа гаиләм һәм якын кешеләрем, дусларым ярдәм итә. 

Мин төрле кекслар, пироглар, салатлар һәм башка төрле ризыклар пешерергә бик яратам.

Шунысы шатландыра, шәһәребездә мөмкинлекләре чикле кешеләр, мәсәлән, инвалид коляскасында йөрүчеләр өчен, кибетләр, драма театры, мәдәният йорты һәм башка оешмалар янында пандуслар һәм хәтта чакыру төймәсе каралган.
Мин үзем теләп махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм күрсәтәм. Минемчә, беркем дә читтә калырга тиеш түгел һәм булдыралганча ярдәм күрсәтергә тиеш.

Мин бер урында утырырга яратмыйм. Миңа хәрәкәт итәргә, нәрсәдер эшләргә кирәк. Мәсәлән, мин гөлләр үстерергә бик яратам. Җәй көне өй янында палисадникта эшлим. Минем хыялым — дөньяда авыру кешеләр, бигрәк тә авыру балалар мөмкин кадәр азрак булсын. Баш өстендә күкләр аяз, тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев