Район башлыгы Айдар Салахов комбайнчылар белән аралашты
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов комбайнчылар белән аралашты

16 нчы июль көнне авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХларда ашлык җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерү буенча махсус комиссия эшләде. Һәр елны ашлык җыю техникаларының әлеге эшкә әзерлек сыйфаты тикшерелә.

Район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Наил Хисамбиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Илгиз Фәйрушин «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә бүлекчә җитәкчесе Камил Шәймарданов белән көзге бодай басуын карадылар. Тиздән, ягъни бер атнадан, көзге бодай басуында урак башланыр дип көтелә.Урып-җыюны оештыру, хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы, уңышны саклау, хезмәт шартлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә бөртеклеләрне игү фәнни нигездә башкарыла. 

Биредә, районыбызның башка басулары кебек, югары уңыш көтелә. Шуны мактанмыйча, югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке, сакчыл хезмәт таләп ителүе хакында сөйләде Айдар Салахов. 

«Заиковский» хуҗалыгында машина-трактор паркында булып Айдар Салахов белгечләр белән аралашты, орлык җитештерү хуҗалыгына һәр культураны файдалы итеп сату өчен тиешле чаралар күрергә чакырды. Район башлыгы Айдар Салахов урып-җыю барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, урып-җыю компаниясен исән-сау башкарып чыгарга кушты. Хуҗалык комбайннарының герметизация, төзеклеге, саклык чаралары белән тәэмин ителеше ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында уракта 12 комбайн катнашыр дип көтелә.

Биредә күпчелек комбайннарны яшьләр иярли. «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең МТС базасында 13 комбайн уракка төшәргә әзер һәм алар шимбә көнне Мөслимнең «Август-Агро» басуларына көзге бодай суктырырга китәчәкләр. Айдар Салахов авыл җирлекләре территориясендәге хуҗалыкларда авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты. Ул алар белән очрашуда җирлек халкының көнкүреше мәсьәләләрен, су мәсьәләсе, печән хәзерләү, юл проблемаларын күтәрде. 
 


Нет комментариев