Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшырды

Фотоларда район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарда баручылар.

Районыбызда 2023 ел урак батырларын басуда бүләкләү тантанасы узды. 

Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла. Районда хезмәт кешесен данлый беләләр. Районыбызда 800, 1200, 1300 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызны бүләкләү башланды.

Ул бүләкләргә «Август-Мөслим» ҖЧҖнең Минзәлә ОСПсы комбайнчылары: Юрий Коршунов, Рәмдил Хәбиров, Марат Маликов, Леонид Кудрявцев, Альвир Даутов, Рәвис Сабиров, Рим Галиев, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексының комбайнчылары: абыйлы-энеле Владимир һәм Михаил Гарнышевлар, Илдар Хәбибрахманов, Инзиль Миңнемухаметов, Илһам Гиниатуллин, Владимир Дворянкин, Айдар Халиков, Илдар Сагидуллин, «Калморза» хуҗалыгыннан Вячеслав Кудрявцев, Зиннур Гыйльфанов, Андрей Кауров, Юрий Колпаков, Айгиз Мөбәрәкшин, Илнур Батыршин, аталы-уллы Илгизәр һәм Индус Ярмиевларга район башлыгы Айдар Салахов 5әр мең сумлык сертификат һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

— Быелгы уңыш елына күрә ярыйсы, булганын җыеп алып амбарларга салырга язсын. Узган ел район буенча гектардан уртача 60 центнерга якын ашлык җыеп алган идек. Хәзерге вакытта район буенча уракның яртысыннан артыгы төгәлләнде. Хәзерге вакытта район комбайнчылары көнгә 1700-1800 гектардан артык игеннәрне суктырып алалар. Бүген һәр тарафта яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәш бара. Ел саен традиция буенча комбайнчыларга премия бирәбез,-диде район башлыгы, аларның кулларын кысып. Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыбызга ышанам, — диде район башлыгы Айдар Салахов комбайнчылар белән әңгәмәләр вакытында. 

Реклама

«Август-Мөслим» ҖЧҖнең Минзәлә ОСПсы комбайнчылары кичә уракны төгәлләделәр. 

— Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да уракның иң кызган мәле. Һава торышы әлегә безнең файдага, эш тә яхшы бара. Иртән иртүк торабыз һәм төнгә кадәр эшлибез, — ди комбайнчы егетләр.

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев