Рушан Залялов шахмат буенча Минзәлә районы чемпионы булды
Көн темасы

Рушан Залялов шахмат буенча Минзәлә районы чемпионы булды

Быел әле тагын бер ярыш булачак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

2023 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды. Беренче урынны Рушан Залялов (беренче фотода уртада) яулады. Икенче урында — Алик Атласов. 3 урында — Раффаел Ибраһимов.

Шулай ук аерым номинацияләр буенча да нәтиҗәләр билгеләнде. «Ветераннар» номинациясендә — Әнвәр Камалов, «Хатын-кыз шахматчылар» , «2013 елгы һәм аннан яшьрәк катнашучылар» номинацияләрендә Виолетта Грядушкина, Даниил Чуркин бүләкләнделәр (икенче фотода).

Ярышларны оештыручы Азат Шагалиев бүләкләү тантанасында искәрткәнчә, район чемпионы ачыкланса да, шахматчылар өчен әле ел тәмамланмады: 30 декабрь көнне блиц-турнир булачак. Ә кышкы каникулларда район тарихында беренче тапкыр Фишер шахматлары буенча ярышлар үткәреләчәк.


Нет комментариев