Тауасты Байлар авыл җирлегендә салымнар җыю планы арттырып үтәлгән
Тауасты Байлар авыл җирлегендә барысы 804 кеше яши.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Җирлек халкының 59 проценты эш яшендәгеләр, 7 проценты 18 яшькә кадәрле балалар, 34 процентын пенсионерлар, студентлар, декрет ялындагы әниләр һәм инвалидлар тәшкил итә. 2025 елда 13 кеше фани дөнья белән саубуллашкан, бер бала да тумаган.
2026 елның 1 гыйнварына биредә шәхси хуҗалыкларда 127 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 59 башы савым сыерлары. Авыл халкы картая барганлыктан, савым сыеры тотучылар да кими бара. Сөт бәясенең дә төшүе кире йогынты ясый. Җирлектә эшләп килүче «Ильнур» КФХсында гына мал саны елдан ел арта бара, биредә 670 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 365 башы савым сыерлары һәм көн саен монда 10 тонна сөт җитештерелә.
КФХлар пай җирләре өчен бер гектарга 1200 сум күләмендә акча белән түләгән, терлекләре булган кешеләргә ашлык белән дә биргәннәр. Җирлек халкына савым сыерлары һәм кәҗәләр тоткан өчен 269 мең сум күләмендә субсидия акчасы түләнгән. Җирлектә балык тоту белән шөгыльләнергә, җиләк-җимеш үстерергә була, тик нигәдер инициативалы кешеләрнең булмавы гына күңелне борчый.
2025 елда һәр кешедән Тауасты Байлар җирлегендә узара салым акчасы 1000 сум итеп җыелган. Узара салым Тауасты Байлар авылында 1нче һәм 2 нче тыкрык юлларына җәяр өчен вак таш, су скважинасы өчен насос сатып алынган һәм калган акчалары кышкы чорда юлларны кардан чистарту өчен тотылган. Дәвек авылында авыл уртасында урнашкан зираттагы биек агачларны кискәннәр, 3 нче тыкрык юлына вак таш җәйгәннәр һәм кышкы чорда авыл урамнарын кардан чистартуга тотылган. Мияш авылында җыелган акчага су скважинасын ремонтларга 100 метр озынлыктагы торба сатып алынган. Янгын гидрантын урнаштыру эшләре быелга күчерелгән.
2025 елда җирлектә яшәүче бер кешегә 1767 сум салым туры килгән. Җирлектәге юллар даими карап тотыла. Узган ел Дәвек авылында авыл халкы ярдәме белән Пионер һәм мәктәп урамы юлына асфальт ташы түшәлгән. Әлеге бик мөһим эштә авыл җирлеге депутаты Хәмзә Гилязетдиновның ярдәме зур булган. Кыш көнендә җирлек юлларын «Чиста шәһәр» ҖЧҖ ача. Шулай ук Тауасты Байларда Линар Ахунов, Рәис Билалов, Наил Ибрагимов, Айрат Гилмиев юлларны кардан чистарту эшләрендә ярдәм иткәннәр. Урам аралары яктыртыла.
Бу хакта башкарылган эшләр турында чыгыш ясаган Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева белдерде. Ул авыл җирлеге яшәешен тәэмин итүнең барлык юнәлешләренә җентекләп тукталды һәм мәсьәләләрнең халык белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итүен ассызыклады. Җыенда Мияш авылына клуб кирәк, Тауасты Байлар авылында яңа зират кирәклеге, чүп контейнеры сорадылар, чүп чыгарып куйгач пакетларны этләр таратып бетерүенә һәм аларны бәйдә тотарга кирәклегенә зарландылар.
Шулай ук Тауасты Байлар авылының элеккеге колхоз идарәсендәге бүлмәнең берсендәге элемтә узелының шкафларын да алырга кирәклеген ассызыкладылар. Дәвектә пенсия, субсидияне халыкны өйләренә тарату мәсьәләләре буенча сораулар яудырдылар. Җыенда катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков районда эшләнгән эшләр турында бәян итте.
Җыенда җирлекнең актив кешеләренә Гомәр Хизбуллин, Альбина Галимҗанова, Фәридә Мәүлинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев