Техник карауны “Калморза” хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр
Көн темасы

Техник карауны “Калморза” хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше – җирлектәге трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма арбаларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенең һәм аларның милкенә зыян китермәүне тәэмин итү.

(Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан аларга елга бер тапкыр техник карау үткәрелә.

Быелгы техник карау 18 нче март көнне “Калморза” хуҗалыгыннан башланып китте. Биредәге машина трактор паркы әллә каян балкып, матур булып авыл пейзаҗына матурлык өстәп “Калморза” хуҗалыгында барлык техникалар бер рәткә тезелеп куелган. Һәрберсенең хуҗасы - механизатор-шоферлары тимер атлары янәшәсендә. Күәтле яңа яисә ремонтланган техникалар хуҗалыкның икътисадый халәтен, язгы кыр эшләренә ни рәвешле узачагын бик ачык күрсәтә. Язгы кыр эшләренә тулы әзерлек күз алдында. Районыбызның барлык хуҗалыкларында да язгы чәчү эшләренә җитди әзерлек бара.

Ринат Гыйлманов һәр техниканың төзеклеген, ремонты узганлыгын, механизаторларның хезмәт таләпләренә туры килешле документациясе һәм төрле техникага ия булган документын карады, тикшерде. Хуҗалык техникаларында кимчелекләр табылмады, димәк хуҗалык җитәкчелеге үз механизаторларының иминлеге өчен җаваплы карашта. Хуҗалыктагы бар техника һәм агрегатлар ремонтланып, карап, көйләнеп стандарт таләпләренә җавап бирә.

Әлеге хуҗалыкта язгы чәчүгә барлыгы 52 берәмлек трактор, 12 прицеп-арба һәм башкасы кулланылачак.

Районыбыз хуҗалыкларында техник карау 9 нчы апрель көнне төгәлләнәчәк.

Ринат Гыйлманов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инспекторы:

– “Калморза”ның районда үрнәк хуҗалык икәнен беләбез. Механизаторларның исән-имин эшләүләренә, кыр һәм башка юлларда имин йөрүләренә юнәлдерелгән бу чара. “Калморза” хуҗалыгы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык. Бүгенге көндә сөрүлек җирләренең гомуми мәйданы 9933 гектарга җитте. Иген игүдә югары технологияләр кертелә, заманча техника эшли, культуралар саны да арта.   

Район хуҗалыкларында техник карау графигы:

Беренче графа- хуҗалыклар исеме, икенче –шул хуҗалыкта булган техникалар саны, өченче-шул хуҗалыкта техник карау көне.

“Калморза”ҖЧҖ      52        17 март

“Август-Мензелинск”ҖЧҖ           15        20 март

“Заиковский”ҖЧҖ  36        26 март

“Мензелинские зори”ҖЧҖ            41        27 март

“Ильнур” КФХ         7          31 март

“Полянка” КФХ       3          31 март

“Миргаязов” КФХ   3          31 март

“Рус” ҖЧҖ    13        2 апрель

“Загиев” КФХ          2          3 апрель

“Дәүләтов” КФХ      9          7 апрель

“Клешевников” КФХ          5          9 апрель

ШЭ “Салихов”         1          9 апрель

Район буенча            168

“Калморза” хуҗалыгының техника ремонтына бик җаваплы караулары хакында газетабызның алдагы санында укыгыз!


Нет комментариев