Тормыш шулай корылган: кемдер дөньяга килә, кемдер вафат була.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Юртау авыл җирлегендә бу айда бер кеше вафат булды, бер нәни дөньяга килде. Эльмира һәм Павел Некрасовлар гаиләсендә икенче кызлары –Вера туды.
Некрасовларның тагын бер шатлыклары бар: алар “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль проектының “Торак” программасында катнашып, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгыннан торак төзүгә сертификат алганнар иде. Узган ел йортның нигезен төзеп куйдылар, быел аны түбә астына керттеләр инде. Йортны подрядчы “Домстрой” оешмасы төзи.
Нет комментариев