Зөһрә Сахаутдинова: «Улым Рамилгә 43 яшь. Шуларның 23 елын инде ул беренче төркем инвалиды»
Көн темасы

Зөһрә Сахаутдинова: «Улым Рамилгә 43 яшь. Шуларның 23 елын инде ул беренче төркем инвалиды»

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яшиләр?

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы үткәрелә. Бу язмыш кушуы буенча сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗ булган кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен тагын бер мөмкинлек.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яшиләр? 

Зөһрә Сахаутдинова:

— Улым Рамилгә 43 яшь. Шуларның 23 елын инде ул беренче төркем инвалиды. Ул сәламәт, көчле бала булып туган иде. Икенче мәктәпне, аннары авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Яхшы эшкә урнашырга, өйләнергә, балалар үстерергә планнар корды. Әмма болар берсе дә тормышка ашмады. 18 яшендә аны кораллы көчләр сафларына алдылар. Әлбәттә, һәр әнигә үз баласын җибәрү авыр, ләкин мин сәламәт улымны озатканда, ике елдан соң аны хәлсез һәм авыру итеп алып кайтырмын дип уйламаган идем. Бер көнне Рамил хезмәт иткән частьтан миңа улымның госпитальдә ятуы турында хәбәр иттеләр, алып китегез, диделәр. Мин шунда ук җыенып чыгып киттем һәм баламны носилкалар белән өйгә алып кайттым. Анда нәрсә булганын миңа беркем дә аңлатмады. Әле хәзер дә бу сорауга җавап таба алмыйбыз. Шуннан соң ул ярты ел хәрби госпитальдә реабилитация узды, ләкин хәле аннан соң да яхшырмады. Табиблар энцефалопатия диагнозын куйдылар. 
Инвалидларга календарьдагы бәйрәм даталары һәм инвалидлар декадасы вакытында гына игътибар итмәсеннәр иде. Мәсәлән, аның елына бер тапкыр булса да бушлай реабилитация үтүен, шифаханәдә бушлай ял итүен теләр идем. Шифаханәгә юллама өчен без үз акчабызны бирәбез, әмма бу безнең өчен сизелерлек сумма. Рамил безгә кар көрәгәндә булыша. Ул телевизор карарга, җомга көннәрендә инвалидлар җәмгыятендәге чараларга йөрергә ярата. Аңа монда бик күңелле, ул аралаша, биредән кәефе күтәрелеп кайта. Көн саен дүрт стена арасында вакыт үткәрү бик авыр, безнең өчен сукырлар җәмгыяте — бик зур юаныч ул.


Нет комментариев