Шәһәребездә алты елга якын эшләп килгән «Супер эконом» кибете тиздән, ягъни 1 март көнне эшләүдән туктаячак.
Юкса, әлеге кибеткә шәһәр һәм район халкы бик теләп йөргән иде. «Супер Эконом» кибете хезмәткәрләре товарларын 26 нчы февраль көнне үк капчыкларга, контейнерларга тутыра башлады да инде.
Хәзер «Супер Эконом» кибете үз товарларын сату өчен шәһәрдә икенче зур бина эзли.
Бина дигәннән әлеге кибет артында гына тагын бер бина буш тора, әмма аларга товарларын урнаштыру өчен әлеге бинаның сәүдә мәйданы азрак тоелган.
Аннан соң хәзер шәһәр һәм авыл халкының кибеткә йөрергә вакыты да юк. Халык үзенә кирәкле товарны маркетплейслар аша гына заказ биреп 2-3 көндә кайтарта бит.
Кибетнең эшләүдән туктавының сәбәбе, арендага бирүче зат икенче сәүдә челтәрләренә арендага бирергә карар кылган. Биредә 10 нан артык сатучы хезмәт куйды.
Нет комментариев