Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Автор башкаручы Фәридә Сәхәбиеваның концерты шаулап узды

Шулай ук концерт көнне аның картиналар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Узган атнада Яр Чаллы шәһәрендәге «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында якташыбыз — Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы кызы- шагыйрә, композитор, рәссам, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиеваның «Моң бишегендә-биш ел» дип аталган юбилей концерты узды һәм «Күңелем җылысы» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе дә ачылды. Анда Чаллы шәһәренең танылган шәхесләре, Казаннан, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй шәһәрләреннән, Актаныш , Калмия, Тукай районы Суыксудан Фәридә ханымның иҗатын яратучы туганнары, дуслары, тамашачылар җыелган иде.

Күргәзмәдә Фәридә Сәхәбиеваның ике ел эчендә ясалган 40 ка якын картиналары белән бергә аның тормыш иптәше Рәис Сәхәбиев ясаган картиналар да урын алганнар иде. Халык рәссамы, укытучысы Мәдияр Хаҗиев, рәссам Хәния Гәрәева, яшь рәссам Ләйсән Галимова, Ольга Новожилова, атказанган мәдәният хезмәткәрләре:Гөлзада Рзаева, Зөләйха Минһаҗева котлау сүзләре әйтеп сәламладылар, бүләкләделәр. Аннары икенче каттагы залга концерт карарга менделәр.

Әлеге концертта матур җырлар яңгырады. Концертны атказанган мәдәният хезмәткәре , филология фәннәре кандидаты — Дания Сибгатуллина-Нигъматҗанова алып барды. Сәхнәне Мәйсәрә Сабитова ясаган видеороликлар бизәде. Ике сәгать ярым барган концерт тамашачы алкышына күмелде. Фәридә Сәхәбиева үзе язган бик күп җырлар яңгырады. Аларны ул үзе һәм башка җырчылар башкарды. Матур биюләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев