Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театры тантаналы рәвештә 90 нчы иҗат сезонын япты

90 нчы сезонда театр барысы 220 спектакль уйнап, 33 300 тамашачыга хезмәт күрсәтте.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 30 июнь көнне 90 нчы сезонына йомгак ясады. Ябылу тантанасында Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев та катнашты. Үз чыгышында ул театр коллективының районда узган һәр чарада катнашып, үз чыгышлары белән бәйрәмгә матур төсмер өстәүләрен, республика районнарына гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә спектакльләрләр белән чыгуларын, төрле фестивальләрдә катнашуларын һәм үзләрендә дә зур масштабта Россиякүләм фестивальләр уздыруларын ассызыклап узды. 


Театр директоры Фаяз Хизбуллин исә сезон дәвамында театр белән бергә булган тугры тамашачылар адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Киләчәктә дә театр белән бергә калырга чакырды. 
Сезон ябылу тантанасында фидакарь һәм күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен театр артистларына һәм хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды. 


Мәдәнияттәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән театр костюмерының рәссам модельеры Татьяна Петрова бүләкләнде. 
ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасына ТРның Халык артисты Хафиз Хамматуллин һәм ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов лаек булды.
Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хаты артистлар — Зөлфирә Гәрәева, Нәфис Гайфуллин, Илдар Халиков, Илмир Кашапов, Рөстәм Зиннуровка тапшырылды. 


Шул ук көнне «Сәхи(я)» спектакльнең премьерасы да булды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев