Наталья җырларны профессионал дәрәҗәдә башкара
Тирә-якка билгеле Наталья Арзамасова-Чепкасова менә 10 елга якын Түбән Юшады авылында мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә үз өлешен кертә.
(Дильфас Галиев, Минзәлә-информ)
Наталья Түбән Юшады авылының данлыклы Арзамасовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук барлык класстан һәм мәктәптән тыш эшләрне, чараларны оештыручы да, бу чараларның тиешле югарылыкта үткәрүче дә була. Район мәктәп укучыларының үзешчән сәнгатендә катнашып һәрвакыт призлы урыннар да алган ул.
Кадрәк урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштерә, шунда укыганда институтның мәдәни чараларында актив шөгыльләнә. Ул анда укыганда да төрле югарылыктагы — зона, республикакүләм конкурсларда катнашып, татар, крәшен һәм рус җырларын зур осталык белән башкара, Мактау кәгазьләренә лаек була.
Институтны тәмамлагач Наталья юллама буенча Пермь крае Чайковский шәһәренә эшкә китә һәм шунда медицина училищесына рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Бар эштә дә башлап йөрүче, намуслы, тырыш яшь белгечне монда да бик тиз күреп алалар һәм аны училищеның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләп куялар һәм ул лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куйды. Монда да ул төрле җыр конкурсларында катнашып, җиңү арты җиңү яулады. Ә җырларны өйрәнү, башкару процессы Натальяда бернинди авырлык тудырмый, чөнки янәшәсендә музыкант ире, баянда уйнаучы Асаф Шиһапов аның иң зур таянычы бар. Алар ял вакытларында туган якларына кайтып, сабантуйларда, Кадрәк авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар, халык аларны көчле алкышларга күмде. Натальяның күкрәгеннән ургылып чыккан көчле моңлы тавышы концерт куйганда да һәркемнең күңеленә хуш килә.
Лаеклы ялга чыккач, Наталья ире Асаф белән туган ягы әти-әнисе янына кайтып яши башладылар. Аның оештыру сәләтен күреп авылдашлары аңа Түбән Юшады авылында клуб мөдире булып эшләргә өндәделәр һәм Наталья каршы килмәде, җиң сызганып эшкә тотынды. Төрле кичә, бәйрәмнәрне оештырып, авылга яңа сулыш өрде. Авылда онытылып барган Ибану бәйрәмен һәм башка бәйрәмнәрне дә кабаттан тергезеп җибәрде. Һәр чараның йөзек кашы, җырга да биюгә дә оста. Наталья районда һәм республика күләмендә узган барлык мәдәни чараларда да актив катнаша. 2024 елда клубны капиталь төзекләндерделәр, Наталья анда авыл музее да оештырып җибәрде. Наташа Алексеевна дуслары, туганнары тәкъдиме белән үзенең «Минзәләмә сәлам» дигән музыкаль альбомын чыгарды. Җыентыкка кергән 10 җыр арасында элек-электән үк яратып җырлана торган татар халкының ретро җырлары да, берничә шаян җыр да кергән. Наталья дискка язылган җырларны профессиональ җырчылар югарылыгында башкара.
Аның тырыш хезмәте күп санлы Мактау кәгазьләре һәм Дипломнар белән бәяләнгән. Узган ел «Минем шәҗәрәм» район конкурсында катнашты ул. Наталья ире белән дә бәхетле, оныклары өчен дәү әни, дәү әти дә әле алар.
«Минзәлә» газетасы аша район, республика яңалыклары белән таныша. Район газетасын үзен белә белгәннән бирле яратып укый, бер елны да язылмый калганы юк. Наташа бакчасында төрле яшелчәләр, чәчәкләр, өй тутырып гөлләр үстерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев