Нәзилә Ибраһимова - "Әни өйдә булса"
Әдәбият һам сәнгать

Нәзилә Ибраһимова - "Әни өйдә булса"

Әни өйдә булса - җанга рәхәт, Әни өйдә булса - күңелле. Кәеф булмаганда, авырганда, Ул күтәрә безнең күңелне. Әни өйдә булса - ашлар тәмле, Әни белән йокы тәмлерәк. Китап укырга да, бәйләргә дә, Рәсем ясарга да ул кирәк. Әни өйдә булса - өйдә җылы, Әни белән гөлләр матуррак. Кемгә ничек:...

Әни өйдә булса - җанга рәхәт,

Әни өйдә булса - күңелле.

Кәеф булмаганда, авырганда,

Ул күтәрә безнең күңелне.

Әни өйдә булса - ашлар тәмле,

Әни белән йокы тәмлерәк.

Китап укырга да, бәйләргә дә,

Рәсем ясарга да ул кирәк.

Әни өйдә булса - өйдә җылы,

Әни белән гөлләр матуррак.

Кемгә ничек: миңа минем Әни -

Барлык әниләрдән дә матуррак!

Әни өйдә булса - мин бәхетле,

Биим, җырлыйм, көлеп йөримен.

Әниләрсез итмә бу дөньяны -

Аллаһыдан шуны телимен.


Нет комментариев