Тулбай кызына дәрәҗәле исем бирелде
Районыбызның Тулбай авылында туып үскән Инзилә Сәлимовага мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча Чаллы шәһәренең «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артисты Инзилә Сәлимовага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.
Заманында яшь чагында Инзилә районда үткән мәдәни чараларда актив катнашты. Аннары Чаллы шәһәренә китеп «Сердәш» ансамблендә сәхнәдә чыныгу алды. Үзенә генә хас моңлы тавышы белән җырлавы нәтиҗәсендә тамашачы мәхәббәтен яулады.
Без Инзиләне мәртәбәле исем алуы белән тәбриклибез. Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев