Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Җәмгыять

Күмәк көч белән

Бу көннәрдә шәһәр урамнары, йорт яны территорияләре торышын күзәттек.

"Шәһәр чиста һәм матур булсын иде. Чүп җыю урыннары күп, көнкүреш калдыклары өстенә төзелеш чүп-чарын түгү сәбәпле, машиналар өлгерә алмый. Халыкка теләк бер - йорт янын җыештыру буенча шимбә өмәләре уздырсыннар иде", - диде "Чистый го­род" МУП директоры Алексей Вышенский.

Атлар мәйданындагы шәхси йорт яны терри- торияләрен, шулай ук күп- фатирлы йортлар янын карадык. Әйтергә кирәк, оешмалар да, шәхси затлар да территория җыештыруга керешмәгән. Юл читләренә елның бу фасылына хас булганча, шешәләр, кәгазь-картон, пакетлар һәм башка төр чүп-чар чәчелгән. "Үз территориябезне һәрчак җыештырабыз, бераз иртәрәк әлегә. Йортта яшәүче халык бердәм, бергәләп җыештырабыз", - диделәр биредә яшәүчеләр.

Шәхси секторда исә хуҗалар үзләре йорт янын тәртипкә салырга тиеш. Тикшерүдән күренгәнчә, хуҗалар чисталык булды­рырга тырышалар. "Чис­тый город" МУП каршын­да апрель ахырына кадәр санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү, парк һәм скверларны тәртипкә китерү бурычы тора. Эшнең сыйфатын яхшырту максатында район башлыгы һәр урам буенча җаваплы затлар билгеләде. Редакция кол­лективы Комсомольская

Реклама

урамы өчен җаваплы. Ап­рель ахырында җирле те­левидение вәкилләре бу урамда булачак.

Бу таләпләрне үтәмәгән очракта гражданнар­га административ хокук бозу турында беркетмә язылып, штрафлар салы­начак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев