Реклама
Җәмгыять
Компьютерны кулланышка кертәләр
Районыбыз пенсионерлары компьютерны һәм Интернетны барлык нечкәлекләрен белеп үзләштерәләр, алар тиздән web-киңлекләренең тулы хокуклы әгъзалары булачак. Шушы көннәрдә Республика IТ-Олимпиадасының муниципаль беренче этабы 2 урта мәктәп базасында үтте.
Олимпиадада Өченче яшь Университеты филиалы һәм Интернет озын гомер проекты студентлары, семинар тыңлау- чылары катнаштылар. Компьютерны белү, үзләштерү хәзерге заманның аерылгысыз бер өлеше, көч сынашуда 13 кеше катнаша, алар үз группаларында лидерлар булдылар, йолдызлар да дип әйтергә була. Район буенча семинар- тыңлауларда 105 пенсионер компьютерны үзләштерде. Бүгенге олимпиаданың җиңүчеләре апрель аенда Казан шәһәрендә узачак республика IТ-Олимпиадасында район данын яклаячак, диде үзмәшгульлек үзәге директоры Татьяна Самигуллина.
Конкурста катнашучыларның һәрберсенә 7 биремне үтәргә кирәк булды. Алар текст документлары төзеп, таблица һәм автофигуралар белән эшләү, җыелган документларны саклау, электрон почта белән эшләү, ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан мәгълүмат алу буенча биремнәрне үтәделәр. Өлкән кешеләрнең бөтенесенә дә әлеге биремнәрне үтәргә 2 сәгать вакыт бирелде. Олимпиадада катнашучыларның фикере буенча бирелгән биремнәр җиңелләрдән түгел иде.
Олимпиада биремнәрен тулысы белән Сәкинә Гобәйдуллина һәм Василий Лаишев үтәп чыктылар. Әлеге конкурста катнашучыларга химаяче "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә бүлегенең призлары һәм серти
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев