Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сихри ямь өстәде

Минзәләлеләр Яңа ел алдыннан бәйрәмне каршылауга генераль репитиция ясадылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел бизәлгән чыршылар күбрәк куелган иде.

Яңа ел гүзәлләрен тантаналы рәвештә Атлар мәйданында, Нефтьчеләр бистәсендә, Нефтьчеләр паркында, Садак бистәсендә ачтылар. Көннең салкын булуына карамастан, елка тирәли халык бик күп һәм төрле яшьтәге кешеләр җыелган иде. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә ямь өстәде. Әкият персонажлары белән чыршы тирәли әйләнеп җыр җырлап йөрделәр, дәртле биюләр башкардылар, кызыклы конкурслар оештырдылар.

Тантаналы чараны оештыручылар районда яшәүчеләр өчен күп төрле сюрпризлар әзерләгәннәр иде. Балалар белән өлкәннәр дә конкурсларда, күңелле уеннарда катнаштылар, хороводларга кушылдылар. Әкияттәгедәй сихри матурлык һәм ямь өстәүче бәйрәм һәркемгә дә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев