"Минзәлә" ниләр яза рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иртәгә "Минзәлә" газетасының яңа саны дөнья күрә
5 биттә югары хоккей лигасында уйнаучы Адел Миңнегалиев турында укыгыз. Районыбызда присяжныйларга кандидатлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде – 6 бит.
-
“Минзәлә”-“Мензеля” газетасына 615 сумга язылу мөмкинлеге 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Газетага яздыру өчен почтальоннарны 3-25-01 (район буенча), шәһәр буенча: 3-22-01, 3-25-44, 3-26-44, 3-46-42 телефоннары аша чакырырга мөмкин.
-
Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны чыга
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Наил Мөбәрәкшин интервьюда районыбызда коронавируска каршы көрәшнең ничек оештырылганы, вакытлыча госпитальнең эшчәнлеге турында сөйли: 1-3 битләрне укыгыз.
-
"Минзәлә" газетасының 4 декабрь санына күзәтү
Районыбызның иң уңышлы эшмәкәрләренең берсе, үзенең хәйриячәлеге белән дә танылу алган Луиза Токарева турында 1-2 битләрдә мәкалә укыгыз. Газета укучылары өчен генә бонус - Луиза Токаревадан пирог рецепты!
-
"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 27 ноябрь көнне яңа саны чыга
Кешеләр нинди халык чаралары белән авырулардан саклана? Укучыларыбыз киңәшләре – 1 биттә. Онытмагыз: халык чараларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
-
Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс игълан ителде. Нигезләмә һәм таләпләр-2 биттә.
-
“Минзәлә” газетасын пәнҗешәмбе, 5 ноябрь көнне көтегез
Шәһәрнең Элеваторный бистәсендә кайчан газ була? Җавап – 4 биттә.
-
Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә
“Син супер!” музыкаль бәйгесендә катнашучы районыбыз горурлыгы Данила Новиков турында мәкалә “Минзәлә” газетасының – 4 битендә!
-
“Минзәлә” газетасының 23 октябрь саны – кибетләрдә!
Иркәнәш, Кадрәктә – спорт мәйданчыгы, Иске Матвеевкада – парк. Районыбыз кайсы авылларында федераль программа бунча нинди эшләр башкарылачак?
-
"Минзәлә" газетасының 9 октябрь санына күзәтү
Район прокуроры Рамил Әскәров гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Ул кайсы җирлекләрдә булды, авыл халкы аңа нинди сораулар бирде? Газетаның 1 битендә укыгыз.
-
"Минзәлә" газетасының 2 октябрь санына күзәтү
Райондашыбыз 6 тонна кабак үстергән! Кем ул, ничек итеп һәм кайда? Бу хакта газетабызның 6 битендә.
-
"Минзәлә" газетасының 25 сентябрь санына күзәтү
“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов – районыбыз тарихы сагында. Бу хакта 8 биттә укыгыз.
-
"Минзәлә" газетасының 18 сентябрь санына күзәтү
Садак бистәсенең төньягы кайчан газ белән тәэмин ителәчәк? Гомумән шәһәрнең әлеге өлешенең үсеш перспективалары нинди? Бу хакта -1-4 битләрдә.
-
"Минзәлә" газетасының 11 сентябрь санына күзәтү
Шәһәрнең иң динамик үсеше алган өлеше – Садак бистәсендә яшәүчеләрнең нинди гозерләре бар? Бу хакта – 1-6 битләрдә.
-
Район газетасының 4 сентябрь санына күзәтү
Газетабызның бу санында 20 дән артык тема яктыртыла. Әскать хаҗи Габдуллинны районыбызда белмәгән кеше юк. Аның хакындагы материалда ул бүгенге көннең актуаль темаларыннан берсе - татарлыкны ничек исбатлыйсың дигән сорауга үзенең җавабын әйтә.