Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Министр урынбасары Минзәлә районындагы фермаларны карады

Урынбасарны фермалардагы маллар торышы белән район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов таныштырып йөрде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәкыйп Хаҗипов  районыбыз фермалары белән танышып йөрде. Ул башта “Калморза” хуҗалыгында булып капиталь ремонттан соң төзекләндерелгән  торакны карады. Бу хуҗалыкта  терлекләрне карау, саву юнәлешендә яңа технологияләрне керттеләр.  Монда сыерларны бәйсез тоту технологиясен үзләштереп, сөтнең сыйфатын һәм күләмен киметмәү, терлекләрнең сәламәтлеген саклап калу буенча күп эшләр эшләнә. Министр урынбасары  “Органик груп-Чулман” ҖЧҖнең Югары Тәкермән сөтчелек комплексындагы торакларны карады."Вахитов” бүлекчәсе Урыс авылындагы таналар үстерү фермасындагы эшләр белән танышты. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев