Хөрмәтле минзәләлеләр райондагы урманнарга барсагыз сак булыгыз.
Районыбызның Мәлкән урманында аю йөри. Ул 1 октябрь көнне шул авылның умартачысы Назыйф Сәетовның умарталыгына килгән, бер умартаны ачып аның 25-30 кило балын ашаган. Умарта кортларын да туздырып аткан. Хәзер Назыйф ага умарталыктан умарта ояларын үзенең ихатасына күчергән.
Исегезгә төшерәбез, Актаныш районында аю балаларын таптап китүләре турында язган идек.
Нет комментариев