Минзәлә районында 1300 берәмлектән артык техника исәптә тора
Исәптә тормаганнарының санын белмиләр.
Минзәләгә Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техникаларның торышын күзәтчелек итү идарәсенең башлыгы урынбасары Радик Кадыров килде. Ул Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлегендә граҗданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Гражданнар Радик Кадыровка тракторны һәм башка тагылма коралларны, авыл хуҗалыгы машиналарын ничек исәпкә куюны, теркәүне, тракторист-машинист таныклыгына ия булу турында, техник күзәтүне ничек үтәргә кирәклеге турында сораулар бирделәр. Граҗданнар Радик Кадыровтан үз сорауларына тулысынча җавап алдылар.
Күчмә кабул итүдә гражданнар коррупциягә каршы көрәшү буенча анкета да тутырдылар. Техник күзәтүләр һәм башка төрле сорауларга җавапны РТ Госуслугидан да белеп була. Техник күзәтүгә дә алдан язылып үтәргә була.
Сан
Район җирлегендә 1300 берәмлектән артык техника исәптә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев