Минзәләдә язгы кыр эшләре мартның икенче декадасында ук башланды
«Заиковский» хуҗалыгы иң беренчеләрдән булып барысы 370 гектарда көзге бодай басулары тукландырды.
«Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре 1990 гектарда уҗымнарга өстәмә сый керттеләр. Бу хуҗалык күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште һәм 260 гектар җир өстәмә сый алды.
Бүгенге көндә «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хуҗалыгында 810 тонна орлык инкрустацияләнгән. «Заиковский» да — 215, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында — 590, «Калморза» да −150, «Туган як» агрофирмасында 130 тонна орлыклар препаратлар белән эшкәртелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев