Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә аграрийлары көзге чәчүне 71% ка тәмамладылар

Район буенча 14300 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк.

Барлыгы 10400 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның-7500 гектары-көзге бодай, калганы көзге арыш, бу планлаштырылган мәйданнарның 71 проценты дигән сүз. Көзге чәчүне иң беренчеләрдән булып “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре тәмамлады, алар 4774 гектарда көзге бодай чәчтеләр. Шулай ук “Туган як” агрофирмасы да 950 гектарда арыш чәчеп көзге чәчүне тәмамлады. Көзге чәчү буенча “Органик групп” ка караган хуҗалыклар аксый, алар да бары тик көзге чәчү планы 35 процентка гына үтәлгән. Шуны да онытмаска кирәк көзге чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара. Туфрак эшкәртү  22300 мең гектарда башкарылды, шуның 11400 гектары тирәнтен эшкәртелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев