Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Район газетасына 105 ел

Район газетасының быелгы 42 нче санында басылып чыккан “Безгә 105 ел” мәкаләсендәге өстәге фотографиядә кемнәр булуын ачыкларга безгә редакциядә озак еллар машинистка булып эшләгән Валентина Казакова һәм типографиянең ару-талу белмәс хезмәткәре Роза Сысоева ярдәм итте. Рәхмәт аларга.

Беренче рәттә утырганнар(сулдан-уңга): Мирсәет Хафизов(әдәби хезмәткәр), Фатыйх Сәлимов(татар газетасы редакторы), Гөлсабира Хәкимова(рус газетасы редакторы),Сергей Гусев(рус газетасы сәркатибе),Зәйнәп Садыйкова( типографиядә кәгазь кисүче булып гомер буе эшләгән).

Басканнар(сулдан-уңга):Фәрит Мөслимов( авыл хуҗалыгы бүлеге журналисты), Хоровей Басыйров( әдәби хезмәткәр), Сергей Бывальцев(рус газетасының авыл хуҗалыгы журналисты),Евдокимов( типографиядә бухгалтер булып эшләгән),Геннадий Ворожцов(типографиядә хәреф җыючы буп эшли башлап производство мөдире вазыйфасына чаклы күтәрелгән),Мәйсәрә (типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән), Камалова( производство мөдире, Валентина Симонова(типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән),Фаягол Шакирова (типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән),Клавдия Жарова(типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән), Вәсилә Иргалина( типографиядә хәреф  җыючы булып эшләгән),Галина Бубекова(типографиядә хәреф җыючы)Валентина Казакова( бик күп еллар редакциядә рус газетасы машинисткасы булып эшләгән), Вера Кирьянова( рус газетасында хәреф җыючы),Рәисә Гәләүтдинова(типографиядә хәреф җыйган),Вил Хәбибуллин(рус газетасының әдәби хезмәткәре), Миргасим Сафиуллин( татар газетасында корректордан башлап редактор вазыйфасына чаклы күтәрелгән), Василий Токарев( рус газетасында редактор урынбасары булып эшләгән), Вәли Ситдиков( типографиядә газета басучы булып хезмәт куйган).

Фотодагы кешеләрнең берсе Вәли аганың улы Фрид, ә аның улы Олег бүгенге көндә теннис буенча тренер. Валентина Константиновна һәм Роза Петровна хәзерге хакимият бинасында бер ягы торак буларак кулланылуын әйттеләр. Бүлмәләрнең берничәсендә редакциядә һәм типографиядә эшләүчеләр торган. Элек редакция бинасы бер катлы булган, ә икенче катын 1956 елда өстәп салганнар. Заманында типографиядә 31, редакциядә 25 кеше эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев