Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Рәхәтләнеп чаңгы шуалар

Тимераякта һәм чаңгыда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: шәһәрдәге шугалак, чишмә янындагы чаңгы трассасы спорт сөючеләрне колач җәеп каршы ала.

Быел да, башка елларда кебек үк, чаңгы трассасының 2 чакрымы 21 сәгатькә кадәр яктыртыла. Димәк, эштән соң һәркем биредә рәхәтләнеп ял итә ала. Петровлар гаиләсе нәкъ шул максат белән бирегә килгән. 3 яшьлек Даниил да чаңгы эзләренә басып, әти-әнисеннән калмаска тырыша. "Бу трасса безгә бик ошый. Мөмкинлек булганда, ешрак килергә тырышабыз. Альтернатива да юк түгел, үзәк стадионда да чаңгы юлы бар. Ләкин без урманга, табигатькә якынрак булуны кулайрак күрәбез. Монда бит саф һава! Бер кимчелек кенә бар дип уйлыйбыз, юл тулаем яктыртылмаган. Трассаның нәкъ менә иң катлаулы транплинлы җирендә фонарьлар янмый", - диде Юлия һәм Алексей Петровлар. Шулай ук шәһәрнең төрле оешма җитәкчеләре дә бу трассаны үз итткәннәр. "Мин үзем атнага 2-3 тапкыр килеп шуарга тырышам, чаңгы юллары бик ошый, без канәгать. Район хакимиятенә бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Барлык минзәләлеләрне чаңгы шуарга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга чакырам!", - диде ҖЧҖ "Минзәлә ПМК Мелиорация" оешма җитәкчесе Олег Ильин. Башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та бу трассаны үз иткән. Хатыны белән икәүләшеп, мөмкинлек чыгуга, монда юл тоталар.
Трасса янында машиналарны кую урыны махсус чистартылган. Шулай итеп, бирегә эштән соң гаиләң белән килеп саф һава суларга, чаңгыда йөрергә бар шартлар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев