Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Рәзил Гобәйдуллин һөнәри осталыгын чарлап кайтты

Арча муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән 10 республика конкурсы булып узды.

Конкурс “Арча агросәнәгать көллияте базасында булды. Конкурста республика районнарыннан 30 яшькә кадәрле комбайнчылар катнашты.  Конкурста безнең район данын “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ нең алдынгы комбайнчысы Рәзил  Гобәйдуллин яклады.  Ярышлар барышында комбайнчылар теоритик сорауларга җавап бирү һәм комбайннарны технологик яктан көйләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча осталыкларын күрсәттеләр.  Ярыш тәмамлангач Рәзилгә “Казан дәүләт аграр университетына” укырга керү өчен юллама һәм 3 мең сумлык сертификат тапшырдылар.
Конкурсны “Казан дәүләр аграр университеты” югары белем бирү, Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан ДТРК, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев