Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә техник күзәтү 4 апрельдә башлана

Март ахыры гадәттә юлларда күлләвекләр кибә башлап, көннәр җылытуы белән истә калган. Быел тик бу вакытта кыш үзенең позициясеннән чигенергә ашыкмый әле: төннәрен һава температурасы 12-14 градуска кадәр төшә, көндезләрен генә бераз җылыта.

ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеген тикшерү 4 апрельдә башлана. Техник күзәтү узганда тракторист-машинист таныклыгы, техниканың төзеклеге, руль, тормоз механизмнары, ут  бирүче җиһазлар, сигналлар махсус приборлар ярдәмендә тикшереләчәк, шулай ук аптечка, ут сүндергече булу шарт. Авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлеше дә аерым игътибар биреләчәк.
Техник күзәтү 4 апрельдә-“Мензелинские зори” агрофирмасында, 5апрель- “Калморза” хуҗалыгында, 7апрель- “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ, 9 апрель- “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ, 11 апрель- “Дәүләтов” КФХ, 12 апрель Полянка” КФХсында,  14 апрель- “Заиковский” хуҗалыгында булачак.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев