Айнур Аглиуллин: «Мин яшәргә кайттым!»
Кеше гомеренең, яшәүнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын үлем белән күзгә-күз очрашып могҗиза белән генә исән калган кешеләрдән дә ныграк аңлаучы юктыр ул.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Махсус хәрби операциядә ике ел ярым хезмәт итеп, көчле яралану сәбәпле демобилизацияләнгән якташыбыз Айнур Аглиуллинга да бик күп сынаулар аша узарга туры килә. 2024 елның августында мина шартлавына эләгеп исән калуы да чын могҗизага тиң.
Дусай-Кичү авылында туып-үскән Айнур кечкенәдән үк җиңел сөякле, хәрәкәтчән, җитез егет булып үсә. Яраткан шөгыльләренең берсе — балык тоту. Бүген дә күңел тынычлыгын һәм тәненә сихәтен ул табигатьтән ала. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 2009 нчы елда армиягә алына. Срочный хезмәте тәмам булгач та, гражданкага кайтырга ашыкмый солдат — ике елга контракт төзеп тагын хезмәт итәргә кала. Соңыннан гына туган ягына кайта.

Шушының белән Айнурның хәрби хезмәтенә нокта да куелган булыр иде, ләкин 2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителеп, кулына повестка алгач, кабат Ватан сагына баса егет.
Көчле яраланудан әле тернәкләнеп кенә килүче якташыбыз махсус хәрби операция турында сөйләргә яратмый һәм, әле сәламәтлегенә бәйле рәвештә, бик сөйләшә дә алмый. Шуңа күрә безнең белән аралашырга да алар редакциягә әнисе Әлфия апа белән бергәләп килделәр.
Айнур Минзәлә егетләренең күбесе хезмәт иткән данлыклы 9нчы ротада була. Башта базадан алгы сызыкка җәяүләп азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташый, соңыннан гранатометчик була, штурмлауда катнаша. Җыйнак гәүдәле, кечкенә генә буйлы булуына карамастан үз иңсәсендә бик күп яралы һәм һәлак булган иптәшләрен алып чыгарга туры килә аңа. Моңа кадәр җитди яраланганы да булмый үзенең. Ә менә 2024 елның август ае Айнурның тормышын икегә бүлә.
—Донецк юнәлешендә хәрби бурычларны үтәгән вакытта без егетләр белән минага эләктек, — ди Айнур акрын гына сүзен башлап. — Шуннан соңгы хәлләрне мин бик начар хәтерлим... Ике көн җир өстендә аңсыз һәм хәрәкәтсез ятканмын. Башымның сул ягы нык җәрәхәтләнгән. Төнлә берничә секундка күзләремне ачканны, өстә коптер бөтерелеп йөргәнне генә беләм. Тагын ушымны югалтып күпмедер ятканмын... Бернинди коралсыз, бронижилетсыз үз аякларымда үзебезнең егетләр янына чыгып егылганмын... Боларны мин хәтерләмим. Бары тик Макеевкада госпитальдә генә аңыма килдем. Әле анда да берничә көн комада булганмын. Шуннан соң булган хәлләр инде барысы да хәтеремдә, — ди ул ни рәвешле исән калуына әле дә ышанмыйча.
Сөйләшә алмау сәбәпле үз исемен дә әйтә алмаган, бернинди документлары, телефоны булмаган Айнурны әнисе белән апасы миһербанлы кешеләр, волонтерлар аша госпитальдә эзләп табалар. Улын эзләп табуда һәм СВОда вакытта посылкалар җибәрүдә бик зур ярдәм күрсәткән волонтер Марина Зайнутдинова адресына да рәхмәт сүзләрен җиткерде Әлфия апа. «Айнурга посылкаларны Марина аша җибәрдек. Бырысы да барып җитә иде», — ди ул.

Айнур — хәрби хәрәкәтләр ветераны. Махсус хәрби операциядә нинди бурычлар башкаруын сөйләмәсә дә, күкрәгендәге медальләре аша нинди батырлыклар кылуы ачык чагыла. Якташыбызның күкрәген «За спасение погибавших», «За освобождение Авдеевки» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре бизи. Шулай ук хәрби часть командиры исеменнән әнисе Әлфиягә улы хакында мактау сүзләре язылган Рәхмәт хаты да килә.

Бүген Айнур Минзәләдә, акрынлап кына тыныч тормышка җайлашып килә, тернәкләнә. Алда әле аны тагын бер операция көтә. Тән авыртуын басарга дарулар, табиблар ярдәм итсә, күңел тынычлыгын ул табигатьтән ала. Бала чагындагы кебек су буена балыкка йөри, яз һавасын сулый, кабаттан яшәргә өйрәнә. Киләчәккә нинди планнарың дигәндә, «Яшәргә!» дип җавап бирә ул. Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән батыр якташыбыз тулы канлы тормыш белән яшәргә, бәхетле булырга, әлбәттә, бик тә лаек.
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев