Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев минзәләлеләрне яшелчә утыртырга өйрәтте

Харис ага Минзәләгә бер килгән иде инде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ул вакытта Татарстанның Сортсемовощ Генераль директоры безне алмагач һәм башка агачларны утыртырга өйрәткән иде. Троицк мәйданына барып карагыз. Ул агачлар шунда үсә.
Ул бу юлы да Минзәләгә район башлыгы Айдар Салахов чакыруы буенча килде. Өйрәтү мәйданчыгы итеп Коноваловка мәктәбе бакчасы сайлап алынды.
Харис ага өч сәгать буе райондагы мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә кеше организмына яшелчәләрнең кирәклеге, аларны утырту, карау серләренә өйрәтте. Ниләр сөйләгәнен язып бетерерлек түгел. Бик кызыклы һәм файдалы.Шуңа бу юлларның авторы аңа китап чыгара алмассызмы, дигән үтенечен дә җиткерде.Видеокисәкләрне безнең төркемнән карагыз. Аз хезмәт белән югары уңыш аласыгыз килсә, ул очрашу- семинарда булучылардан сораштыра аласыз.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петряев сүзләре семинарда катнашучыларның гомуми фикерен җиткерде дип саныйм:
-Рәхмәт Сезгә. Бирегә килүчеләр мәктәптә булмаса, үз бакчаларында яшелчә үстерәләр. Һәрберебезнең үз алымнары бар.Шулай ук эшлибез кебек, әмма сез өйрәткәнчә чәчү, карауны кулланасы була инде. Иң мөһиме уңышка кул көче белән генә түгел, табигать биргән энергияне файдаланырга кирәклеген янәдән исебезгә төшердек. Сезнең технологияне махсус дәресләрдә укучыларга, үз балаларыбыга төпләп төшендерәчәкбез. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев