Аю авылында мәчет салына башлагач фикерләр төрле булды.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Яңа урынга нигез салынгач, бигрәк тә. Рәфкать Ялаловның оста казылык ясаучы икәнен ишеткән бар иде.Оста төзүче икәнен беренче катының стенасы өелгән мәчетне барып күргәч, үзе белән әңгәмә коргач, аңладым. Аю авылы мәчете авылдашлары өчен генә түгел, якындагы М 7 трассасыннан үтүче юлчылар өчен дә булачак икән. Юлчылар хәзерге мәчетне эзләп табып намаз укырга тукталалар икән, ундүрт метрлы манарасы олы юлдан күренеп торырлык булгач, диндарлар, һичшиксез, тагын да күпләп керәчәкләр. Мәчет төзелүгә авылдашлары гына түгел, игъланны укыган бер дә белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтәләр. Кайбер төзелеш материалларының ничек җиңел килеп керү тарихын ишеткәч,мәчет төзелешенең чыннан да Аллаһы Тәгалә иреге,теләге белән баруына ышана башлыйсың.
Биредә тиздән төзелеш кабат дәвам итәчәк. Кайчан төзелеп бетәчәге хакында сорашкач әлеге объектның проектлаучысы, прорабы, хәзергечә әйтсәк-продюссеры Рәфкать хәзрәт тыныч кына барысы да Ходаебыз ирегендә, диде, Күз тия күрмәсен, бүгенге икътисад зыян салмасын, үзенең зур миссия башкаруын аңлаган шәхес исән-сау булсын. Бар да булыр, шундый көчле ышаныч булганда.
Өстәмә
Рәфкать хәзрәтнең мәчет төзелеше хакындагы фикерләрен безнең видео карап белә аласыз.
Нет комментариев