Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чыгарылыш кичәләре Минзәлә ата-аналары өчен күпмегә төшә

“Чыгарылыш кичәсе” дигәч, 11 нче сыйныф укучылары күз алдына килеп басса да, бу аларның гына бәйрәмнәре түгел бит. Хәзер балалар бакчасыннан киткәндә дә, 4 нче һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлагач та, зурдан кубып бәйрәм итәләр. Бу көн сабый күңелендә онытылмаслык булып узсын өчен, хәзерге ата-аналар көчен дә, акчасын да кызганмый. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары җиң сызганып имтиханнар тапшырган вакытта балалар бакчаларында һәм 4нче сыйныфларда чыгарылыш кичәләре гөрли. Бер баланы мондый кичәгә әзерләү ата-ана кесәсенә күпмегә төшә соң?

Эльвира Макарова:

–Быел безнең кыз балалар бакчасын тәмамлый. Тәрбиячеләр артык акча чыгармагыз, гадәти генә бәйрәм итеп уздырыйк дигәч, кафеларга баруны, табигатькә чыгуны планлаштырмадык. Бәйрәм актлар залында узды. Киткән чыгымнарны санасак: чыгарылыш фотоальбомы – 2500 сум, күлмәк – 5500, прическаны үзем ясадым, аңа акча чыгарасы булмады, чәчәкләр алу, балаларга торт һәм бүләкләр алу, залны бизәү өчен 2500 сум түләдек. Акча бит ул бүген бар, иртәгә юк. Ә балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсе сабыйлар күңелендә җылы тәэсирләр калдырачак.

Оксана Медведкова:

–Безнең бала быел 4 нче сыйныфны тәмамлый. Сыйныф җитәкчесе чыгарылыш кичәләре ясамыйбыз, мәктәптә алар хөрмәтенә тантаналы линейка була дисә дә, без, ата-аналар, балалар өчен чыгарылыш кичәсе ясарга булдык. Гадәттәгечә, ел башында ук фотоальбомга заказ бирдек, ул 2000 сумлык булды. Мәктәп линейкасыннан соң балалар кафега барды. Анда аниматорлар бик күңелле программа күрсәтте, балалар күңел ачты, фотога төштек. Кафе өчен һәр ата-ана 2500 сум акча түләде. Яңа кием алмадык, прическалар ясатмадык.

Марина Хөснуллина:

–Балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә ел башында ук әзерләнә башладык. Ел башында ук нәрсә өчен күпме сумма түләргә кирәклеген белгәч, акча буенча авырлыклар булмады. Ни дисәң дә, үз балаларыбыз өчен бит. Фотоальбом 2000 сум, балаларга бүләк (өстәл лампасы) – 1000 сум, башка чыгымнар, әйтик чәчәк букетлары, бүләкләр алу, торт һәм башкалар өчен 2000 сум, бер ата-ана һәм бала өчен кафега түләү – 1800 сум, кызның күлмәге – 4500 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев