Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүрт дистә елга – беренче ремонт

Район мәктәпләре арасында зур базалы уку йортларыннан берсе булган Матвеевка урта мәктәбе 1974 нче елда ачылганнан бирле капиталь ремонт күрмәгән иде.

Быел ул утыз елдан өлкәнрәк мәктәпләрнең капиталь ремонт программасына кертелде. Программа буенча сентябрь аена кадәр бинаның түбәсе яңартылды, моның өчен республика бюджетыннан 2876 мең сум акча бүлеп бирелде, әмма вәзгыятьне бу гына коткармады.

Мәктәп бинасы идәннәре, җылылык системасы (торбалар моннан нәкъ 30 ел элек алыштырылган булган) бик яман хәлдә иде. Федераль бюджеттан килгән акчалар (андый мәктәпләр республикада нибары ике) ярдәмгә килде. Шушы 4 млн 272 мең сум акчаларга биш төрле эш башкарырга ниятлиләр: җылылык системасын, идәннәрне тулысынча алыштыру, мәктәп тирәли отмосткалар ясау, ашханә бүлмәсендә вентиляция системасын алыштыру һәм өлешчә электр челтәрен яңарту. Түбә яңарткан кебек үк, әлеге эшләрне башкарырга да Николай Секунов җитәкчелегендәге "Гарант Плюс" ҖЧҖ алынды, бу оешма республикада тендер отты. Ремонт эшләре 27 сентябрьдә башланган, эшләр 20 декабрьгә тәмамланырга тиеш.

Матвеевка мәктәбе директоры Татьяна Григорьева сүзләренчә, эшләр оешкан төстә бара, графиктан калышмыйлар, төзүчеләр эшкә бик җаваплы карый. Эшне алар бер генә көнгә дә өзелмәгән укыту процессына минималь зыян китерергә тырышып башкара. Яңа җылылык системасын да искесенә параллель рәвештә алыштырдылар, җылылык та яңа система тоташканчы нибары ике сәгать кенә булмыйча торды. Малярлар бригадасы да сыйфатлы эшли, алар косметик ремонт уздыра, стена-түшәмнәрне буйый.

Бер сүз белән әйткәндә, ремонттан соң мәктәп өр-яңа тормыш белән яши башлаячак. Бирегә Калморза, Степановка, Дыреевка, Аю авылларыннан килеп укыячак 42 балага да, "Тургай" приютыннан килүче 20 укучыга да җылы, ямьле, күңелле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X