Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иркәнәш авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән авылдашларына исемле посылкалар әзерләделәр

Һәр тартма тышына изге теләкләр белән язмалар ябыштырдылар

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районында “Ярдәм янәшә/Помощь рядом” акциясе кысаларында мобилизацияләнгән якташлар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Районда гуманитар ярдәм җыю штабы булган “Ялкын” яшьләр үзәгенә Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов, җирлек бюджет хезмәткәрләре мобилизацияләнгән якташлар өчен гуманитар ярдәм китерделәр.

Иске Иркәнәш, Кызыл Төбәк, Тегермәнче, Яту авылларында, Яңа Иркәнәш бистәсендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән авылдашлар өчен исемле посылкалар әзерләделәр.

- Җирлегебездә яшәүчеләр кирәк-ярак та, акча да җыйды. Акчага мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләре язып биргән исемлек буенча әйберләр дә алынды, - дип хәбәр иттеләр Иркәнәш авыл җирлегеннән.

Өстәвенә, җирлекнең уңган хатын-кызлары тырышлыгы белән 2 тартма өй токмачы да әзерләнде.

Һәр тартма тышына: “Үзебезнең кадерле егетләребез! Сезнең исән-имин, сау-сәламәт булып, тиз арада кайтуларыгызны көтәбез! Үзегезне сакларга тырышыгыз!  Сезнең кайтуны көтеп, изге догада торучы әти-әниләрегез, туганнарыгыз, , якыннарыгыз, авылдашларыгыз барын онытмагыз!!!

Татарстан Республикасы Минзәлә районы Иркәнәш авыл җирлеге халкыннан. Иске Иркәнәш, Яңа Иркәнәш, Яту, Тегермәнче, Кызыл Төбәк сезне көтә!!!”, дигән язу ябыштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев