Минзәләдә яшь теннисчылар Кыш Бабай призына ярышты
Турнир ике яшь категориясендә узды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
26 декабрьдә "Олимп" теннис үзәгендә мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Үзара 1-2 һәм 3-6 сыйныф укучылары көч сынашты
1-2 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Амелия Ситдыйкова, 2 нче Индира Исмәгыйлева, 3 нче урынны Сөембикә Хәсәнова, 4 нче урынны Полина Данилова яулады. Малайлар арасында 1нче урында – Раил Гарипов, 2нче - Ленар Вәлиев, 3нче - Эльдан Фәхретдинов, 4нче - Сөләйман Хәсәнов. 3-6 сыйныфларда укучы малайлар арасында Нестор Калашниковка тиңнәр булмады, 2 урында - Тимур Манаев, 3 нче урында - Әмир Ибраһимов. Шушы яшь категориясендәге кызлар арасында 1 - Алина Мерзлякова, 2 - Катя Ханипова, 3 - Элина Фәхретдинова, 4 - Амира Вафина. Барлык җиңүчеләргә дә "Онлайн"реклама остаханәсе биргән татлы бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев