Минзәлә авыл хезмәтчәннәренең көнлек эш нәтиҗәләре
Көн темасы

Минзәлә авыл хезмәтчәннәренең көнлек эш нәтиҗәләре

Районыбыз терлекчеләре 6 июнь көнне 54 тонна сөт җитештерделәр һәм һәр сыердан тәүлеккә 11,8 килограмм сөт савып алалар.  

Районыбызда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр бара.  Бүгенге көндә төп эш-чәчүлекләрне чүп үләннәре, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү.   Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы  корткычларга-6700, авыруларга каршы-7900, чүп үләннәренә каршы-10900 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрак аша һәм тамырдан  тукландыру 3300 гектарда башкарылды.   Май аенда районыбыз кырларында 12,3 миллиметр, июньдә 7,3 миллиметр яңгыр яуды.


Нет комментариев