Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылган 5 әбунәчене сертификатлар көтә

2021 елның беренче яртысына “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылучылар арасында чираттагы уен үткәрелде.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Чираттагы уенда газетага почта аша, шулай ук альтернатив юл аша язылган һәм квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә китергән 619 әбунәче катнашты.

Уенда откан 5 әбүнәчене “Татмедиа”АҖнең Минзәлә филиалы исеменнән 1әр мең сумлык сертификатлар көтә.

Флүрә Мусина, “Минзәлә”-“Мензеля”газетасының мөхәррире:

– Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу яртыеллыкта да безнең белән калганыгыз өчен сезгә үзебезнең “Минзәлә-информ”  филиалы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Элемтәләрне тагын да ныгытырга, дуслыкны көчәйтергә этәргеч бирүче тагын бер сюрприз әзерләдек сезнең  өчен: агымдагы елның беренче яртысына “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылучылар арасында (алар редакциягә газетага язылу квитанцияләренең күчермәләрен алып килделәр) чираттагы уен оештырылды. Уенда откан кешеләр шушы сертификатта күрсәтелгән суммага якыннарын, туганнарын газета битләрендә һәм сайтта бушлай котлау мөмкинлегенә ия.

Менә алар, уенда откан әбунәчеләребез:

1.Мензелинсксервис

2.”Юность” боз сарае

3.Гарипова З. С.(педагогия көллияте)

4.Лаврентьева .(“Шатлык” балалар бакчасы)

5.Хәкимова Э. (“Чишмә” балалар бакчасы)

Безнең өстәмә

Сертификатларны килеп алу һәм котлау бирү шартлары буенча 3-26-46 телефонына шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев