Минзәлә педагоглары татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездында катнаштылар
Көн темасы

Минзәлә педагоглары татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездында катнаштылар

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Тататарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбият укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узды.

Съезд эшендә Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 700гә якын делегат катнашты. Анда татар теле һәм тәрбия бирүче гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты вәкилләре чакырылган иде. Съезд эшендә Минзәлә район  мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек итү буенча методисты Нәсимә Шаһиева, гимназиядан милли мәгариф буенча директор урынбасары Лилия Галиева, 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбият укытучысы Илгизә Минегалиева да катнашты.

–Без Зур Сәрдек гимназиясендә, Манзарас мәктәбендә, Зур Сәрдекнең "Әкият" балалар бакчаларында булдык.. Чараның программасы да искиткеч бай иде. Оештырган күргәзмәләрдән һәркем үзенә кирәк-яракны алып калырга тырышты. Без аларның уңай тәҗрибәләренә, тормыш-көнкүрешләренә сокландык, ди алар.

Нәсимә Шаһиева:

– Секцияләрдә һәм пленар утырышта докладлар һәм чыгышлар формасында оештырылган конструктив дискуссияләр барышында татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, милли мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп тенденцияләр барланды, беренче дәрәҗәдәге бурычлар билгеләнде. Съезд эшчәнлеге барышында Россия халыкларының мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү, бу өлкәдә булган алдынгы фикерләрне барлау, туплау һәм тарату өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Лилия Галиева:

–Чыннан да, телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Съезд барышында туган тел өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен бер төркем алдынгы укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнделәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды.


Нет комментариев